Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары белән очрашты. Шәһәр башлыгын университет ректоры Әлфинур Галиәкбәрова һәм югары уку йортының иң яхшы студентлары каршы алды. Алар мэрдан аның студент тормышы турында сораштылар.

«Мин студент елларында активист, Студентлар Советы рәисе урынбасары идем. Мәктәп эскәмиясеннән җәмәгать эшләрендә катнаштым. Яхшы укыдым, көрәш белән дә, футбол белән дә шөгыльләндем», - дип хатирәләре белән уртаклашты Наил Мәһдиев, шулай ук каникуллар вакытында студентлар төзелеш отрядында эшләве турында сөйләп узды. Хезмәт хакын алгач, ул әти-әнисенә бирә, ә алар бу акчаларга автомобиль сатып ала.

Бәйрәм уңаеннан Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының актлар залында концерт программасы оештырылды. Бүген университетта Мисыр, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, Азәрбайҗан, Сирия, Иордания, Марокко, Иран һәм башка ил студентлары белем ала. Барлыгы Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында 4 500ләп кеше укый. Күптән түгел Франция студентлары өч айлык стажировкага килде.

Наил Мәһдиев әлеге университет укучыларын Студентлар көне белән котлады: "Язмыш монда, республикабыз һәм илебезнең иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә билгеләнә. Беренче чиратта, тәрбияләүчеләргә, укытучыларга, юл күрсәтүчеләргә яңа компетенцияләр, яңа мөмкинлекләр бирүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Моның өчен профессор-укытучылар составына рәхмәт әйтәм. Белем дәрәҗәсе буенча Яр Чаллы шәһәре соңгы елларда Татарстан республикасының 45 районы һәм шәһәре арасында лидер булып тора. Сезнең үзегезне күрсәтү өчен яхшы перспективаларыгыз бар", - диде шәһәр башлыгы.

Тантаналы өлештән соң шәһәр башлыгы психолог-логопед һәм психофизиология лабораториясен һәм H2O фитнес-клубын карады.

Очрашу ахырында Наил Мәһдиев Франциядән килгән студентлар белән аралашты. Шәһәр башлыгы чит ил студентлары өчен КАМАЗга экскурсия оештырырга кушты.

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 14:40