Үзәк шәһәр китапханәсендә "Бердәмлек һәм Ватан - Бердәм Россия" дигән интеллектуаль уен узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, Ленинградны блокададан тулысынча азат итүгә 76 ел тулуга, ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга һәм Чаллыга шәһәр статусы бирелүгә 90 ел тулуга багышлады.
Уенда биш кешелек җиде команда катнашты, аларга өч раундтан торган махсус биремнәр үтәргә тәкъдим ителде. Беренче 2 раундка-тарих һәм мәдәният, илебезнең дәүләт символлары, танылган кешеләр һәм Ватан геройлары турында викторина сорауларны, ә өченче раундка иҗади бирем кертелде. Һәр башкарылган этап балларда бәяләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 24 гыйнвар 2020, 16:31