Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Кадрлар резервы» Республика проектының сайлап алу туры узды. Чара яңартылган «Нур» яшьләр үзәгендә үтте. Сайлап алу турында чаллылылар гына түгел, ә Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Актаныш һәм республиканың башка шәһәрләреннән килгән яшьләр дә катнашты. Барлыгы 90га якын кеше гариза биргән, сайлап алуда 64 кеше катнашкан. Барлык катнашучыларга анкеталаштыру, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең Дәүләт корылышы нигезләрен белү буенча тест һәм экспертлар белән әңгәмә узарга туры килде. Быелгы экспертлар составы – проект директоры, ТРның иҗади яшьләр академиясе президенты Алла Кондратьева, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин, «Нур» яшьләр үзәге директоры Полина Трянина һәм башкалардан торды.

«Кадрлар резервы» проектының максаты – яшь лидерларны сайлап алу, өйрәтү һәм озата бару системасын формалаштыру, яшьләрнең төрле дәрәҗәдәге социаль әһәмиятле чараларда һәм программаларда катнашуын активлаштыру, яшь лидерларның эшлекле һәм шәхси сыйфатларын үстерү һәм аларны төрле иҗтимагый өлкәләрдә алга этәрү. 

«Кадрлар резервы» республика проекты ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2009 елдан бирле үткәрелә. 2020 елда кадрлар резервы түбәндәге юнәлешләр буенча узачак: цифрлаштыру, коммерциячел булмаган оешмалар үсеше, эшмәкәрлек һәм яшьләр өчен социаль сервислар. 

10 ел дәвамында проектта 12 меңнән артык кеше катнашкан. Барлыгы 2070 кеше укытылды, шулардан 200дән артык кеше Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнарына эшкә чакырылды; 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды; 60тан артык проект, 2320дән артык социаль акция тормышка ашырылды, 320дән артык интерактив-белем бирү чарасы үткәрелде.

Якшәмбе, 26 гыйнвар 2020, 15:03