Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 «Безнең шәһәрдә халыкның тотрыклы табигый үсеше саклана, ул узган ел нәтиҗәләре буенча 2354 кешене тәшкил итә. Әйтергә кирәк, республиканың дүрт муниципаль берәмлегендә генә табигый үсеш күзәтелә. Бу - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт», - дип хәбәр итте "эшлекле дүшәмбе"дә Чаллының ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. 2019 елда Яр Чаллыда 6740 бала туу теркәлгән. Республика буенча уртача 1000 кешегә туу турында 11 акт туры килә. Шул ук вакытта Яр Чаллыда әлеге күрсәткеч 12,6, бу - республикада иң яхшыларның берсе (Казан – 15,7, Әлмәт – 11,6, Түбән Кама-10,5).


Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 09:04