Узган ел яңа туган балаларның 51%ы (3398 кеше) малайлар һәм 49%ы - кызлар (3342 кеше). Чаллының 97 гаиләсендә игезәкләр барлыкка килгән, суррогат ана булуның 7 очрагы теркәлгән. Шулай ук идарә тарафыннан ата булуны билгеләү турында 852 акт теркәлгән, ул чакта ир-ат ана ризалыгы белән баланың әтисе дип таныла, шулай ук уллыкка (кызлыкка) алу турында 43 акт теркәлгән.
![](/upload/files/user/Снимок_14.png)
![](/upload/files/user/Снимок_24.png)
Иң популяр исемнәр-София (Софья), Әминә, Алисә, Ясминә, Арина, ә малайлар өчен Әмир, Тимур, Данил (Даниэль, Даниил), Артем, Кәрим. Сирәк очрый торганнар арасыннан Нух, Багатыр, Гаспар, Джура, Златан, Яндар, Асора, Мерелла, Нехир, Кияра, Сомая, Ситора исемнәрен атарга була. Кайчагында ата-аналар балаларга ике исем бирә: Җамал-Сабри, Осман-Али, Антон-Лукас.
![](/upload/files/user/Снимок_41.png)
"
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, туучылар санын стимуллаштыруга юнәлдерелгән гомумдәүләт чаралары җәмгыять тарафыннан үз нәтиҗәлелеген һәм кирәклеген күрсәтте. 2019 елда туучыларның 61%тан артыгы – гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар. Узган елда теркәлгән яңа туган балаларның 39%ы-беренче, 42%ы-икенче бала, 1031 гаилә өченче балаларын тудырып, күп балалы статусын алган, ә 254 бала дүртенче һәм аннан соңгылары булып туган. Үзенчәлекле рекордлар бар: узган ел ике гаиләдә унынчы, ә бер гаиләдә тугызынчы бала дөньяга килгән", - дип билгеләп үтте ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.