Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елда Яр Чаллыда 3336 пар гаилә кору актына кул куйган. Яр Чаллы буенча 1000 кешегә 6,2 никах туры килгән, бу Республикада иң яхшы нәтиҗәләрнең берсе (Татарстан Республикасында – 6,2).

Шәһәрдә чит ил гражданнары – 30дан артык дәүләт вәкилләре белән 101 пар (3%) никах теркәлгән. Кияүләр - Төркия, Германия, Австрия, Корея, Гыйрак, Панама, Һиндстан һәм башка ил гражданнары, ә кәләшләр Япония, Израильдән. Якын чит илләрдән алсак Украина, Азәрбайҗан, Әрмәнстан һ. б. ил гражданнары. Әгәр 10 ел элек күпчелек кызлар, бу кәләшләрнең гомуми санының 50%ы, 25 яшькә кадәр кияүгә чыккан булсалар, хәзер аларның өчтән бере генә 25кә кадәр гаилә кора. 25 яшьтән 34 яшькә кадәр кәләшләр 43%ны тәшкил итә. Ир-атлар арасында да шундый ук динамика күзәтелә. Ир-атлар арасында иң актив никах яше 25тән 34 яшькә кадәр булган, узган ел аларның саны 55% тәшкил иткән.

2019 елның иң олы яшьтәге кияве 82 яшьлек ир-ат, иң олы кәләше -72 яшьлек хатын-кыз булды. Хатын-кызлар кабат никахка ир-атларга караганда ешрак керә. Тантаналы теркәүләр саны кимеде. Әгәр ун ел элек алар гомуми санның 70%ын тәшкил итсә, хәзер нибары яртысы гына. 

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 09:43