Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Титан» спорт мәктәбе спортчысы Денис Филимонов Кирово-Чепецк шәһәрендә 21-23 яшьлекләр арасында узган чаңгы буенча бөтенроссия ярышларында 30 км дистанциядә икенче булды. Бу җиңү Чаллы спортчысын Германиядә узачак Дөнья беренчелегенә сайлап алу мөмкинлеге бирде. «Титан» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче тагын бер спортчы - Сергей Ардашев чаңгы ярышлары буенча Дөнья кубогы этабында Оберхофта узган спринтта 11 урынны алды. Ул шулай ук Германиядә 28 февральдән 6 мартка кадәр юниорлар арасында Дөнья беренчелегендә катнашачак.

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 10:28