Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераннары Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтан, район администрациясе башлыкларыннан котлаулар алалар. Билгеләп үтик, 27 гыйнварда Россия Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтә.

Комсомол районында ветераннарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котладылар.

Марианна Селиванова Ленинградта блокадада калучылар, кичергән авырлыкларга карамастан, бер-берсенә ярдәм итеп торуларын хәтерли. Аны эвакуацияләгәндә ул таныш булмаган бер ханымның башындагы йон яулыгын салып, үзенә бирүен хәтерли. Тамара Черняевага шәһәр әйләнә-тирәсенә эләккән вакытта нибары дүрт яшь була. Блокадачылар кебек үк, ул сирена, ату тавышы яңгырап торуын гомерлеккә исендә калдыра ул. Тормышыннан якын кешеләре китү һәм бирелгән икмәк нормасы хәтеренә мәңгелеккә сеңеп кала аның.

Автозавод районында ветераннарны шәһәр Советы депутатлары Юрий Голубев, Виктор Поляков һәм Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котладылар.

Ленинград блокадасында катнашкан Үзәк районында яшәүче Валентина Федоровна Соедина, Нина Николаевна Колесниченко, Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитова, Әхмәт Рамазан улы Сөләйманов, Минзифа Гайфулла кызы Фәхриеваны Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов һәм Үзәк районы администрациясе башлыгы урынбасары Вера Кирилова котладылар. Ветераннарны котлауга шулай ук 17, 31, 25, 82  нче мәктәпләрнең тимурчылар отрядлары һәм ТИҮ рәисләре дә кушылды. 

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 14:28