Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасында 2019 елда терроризмны профилактикалау буенча муниципаль комиссияләр эшенә йомгак ясадылар. Террорчылыкка каршы комиссия аппараты тарафыннан эшнең уңай динамикасы билгеләп үтелде. Ел дәвамында муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре саны артты. 

 Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән, Мамадыш, Түбән Кама, Чистай муниципаль районнары, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре комиссияләре куелган бурычларны аеруча нәтиҗәле хәл итә. Терроризмга каршы тору эшенә шәхси өлеш керткәне, шул ук вакытта үҗәтлек, инициатива һәм иҗади яктан якын килүләре өчен грамота белән ел нәтиҗәләре буенча алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 11:38