4 нче балалар экология-биология үзәгендә «Шәһәр балачак яклавы астында» дигән VIII Республика экологик социаль реклама конкурсының муниципаль этабы булып узды. Чараның максаты – балаларга һәм аларның ата-аналарына экологик проблемаларга карата үз карашларын белдерү һәм социаль реклама үсешенә үз өлешен кертү мөмкинлеге бирү. Конкурста белем бирү оешмаларыннан 1-11 сыйныф укучылары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 123 укучы катнашты.
Проект фотография-плакатлар, рәсем-плакатлар, видеороликлар һәм экологик эссе язуны күздә тота. Конкурста 18, 22, 29, 40, 52, 53, 55, 58, 64, 86 нчы мәктәп укучылары, балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, 1 нче балалар сәнгать мәктәбе, 2 нче балалар сәнгать мәктәбе, 4 нче балалар экология-биология үзәге, 13 нче балалар сәнгать мәктәбе, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге, 15 нче балалар иҗаты йорты, «Яшүсмер» яшүсмерләр үзәге җиңү яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 28 гыйнвар 2020, 08:08