Наил Мәһдиев "эшлекле дүшәмбе"дә җаваплы затларга "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру турында атналык хисап тапшырырга кушты.
"Шәһәрдә 200дән артык ишегалды бар. Һәр ишегалдында яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алырга кирәк. Һәр ишегалдына бу эш алып барылырга тиеш. Мондый эшкә без беренче тапкыр керешәбез. Бу безнең республика өчен генә түгел, ил өчен дә тиңдәшсез программа. Җитди финанс ресурслары бүлеп бирелә, шул исәптән безнең шәһәргә дә. Шуңа күрә бу акчаларны, чаллылылар фикерен исәпкә алып, хуҗалык ягыннан файдаланырга кирәк. Чаллылыларның барлык тәкъдимнәрен дә ишетергә кирәк. Бездә территориаль иҗтимагый үзидарәләр бар, шуңа күрә бу атнадан мондый очрашуларны эш тәртибендә үткәрү мөһим. Безгә интеллектуаль, финанс, оештыру ресурсларының ни дәрәҗәдә булуын аңларга кирәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 09:34