Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Пенсия фонды идарәсе чаллылыларга искәртә, 1 февральдән ай саен акчалата түләү 3%ка индексацияләнә. Ай саен акчалата түләү белән беррәттән, бушлай дару алу, санаторий-курорт дәвалавы, шәһәр яны тимер юл транспортында һәм шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту хокукы кебек социаль хезмәтләр җыелмасы да бер тапкыр бирелә.

2020 елның 1 февраленнән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе аена 1155,06 сум тәшкил итәчәк. Шуларның 889,66 сумы – даруларга,137,63 сумы шифаханә-курорт дәвалавына, 127,77 сумы – шәһәр яны тимер юл һәм шәһәрара транспортта йөрүгә юнәлдереләчәк. Рецептларны поликлиникаларда язалар, ә юлламаларны бүлү белән социаль иминият фонды шөгыльләнә.

Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «блокадачылар», сугыш хәрәкәтләре ветераннары, инвалидлар һәм инвалид балалар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган (вафат булган) катнашучыларның һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының гаилә әгъзалары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар федераль льготниклар булып тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ташламаларның суммасы айлык акчалата түләү составына керә, аны ташламалардан файдаланучыларның күбесе (әйтик, инвалидлар) пенсия белән бергә ала. Пенсионер натураль рәвештә ташламаны, әйтик, бушлай даруларны сайлаган очракта, аның бәясе бердәм акчалата түләүләрдән исәпләнә, акчалата хезмәтне сайлаган очракта – аның бәясе бер тапкыр бирелә торган акчага кертелә һәм пенсия белән бергә түләнә.

Льготниклар ел саен социаль хезмәтләр алу формасын (акчалата яки натураль рәвештә) үзгәртә ала. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Пенсия Фондына, күп функцияле үзәккә тиешле гариза бирергә яки аны Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында гражданинның Шәхси кабинеты аша җибәрергә кирәк. Карар киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. Карары үзгәрмәгән кешеләргә гариза язарга кирәкми. Бер тапкыр бирелә торган акчага хокук беренче тапкыр (әйтик, инвалидлык билгеләгәндә) барлыкка килсә, социаль хезмәтләр җыелмасы башта натураль рәвештә бирелә.

Әгәр гражданинга ташламалы даруларга, юлда йөрүгә яки санаторий-курорт дәвалануына хокуклы булуын раслаучы документ кирәк икән, ул аны РПФ сайтында ала алачак. Белешмә алу өчен, шәхси кабинетка керергә һәм «социаль түләүләр» бүлегендә «социаль хезмәтләр җыелмасы алу хокукы турында белешмәгә заказ бирергә» сервисын сайларга кирәк. Тиешле хокук булганда, кабинетта бастырып чыгарырга һәм таләп буенча күрсәтергә мөмкин булган документ формалаштырылачак. Белешмә электрон имза белән раслана һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә бирелә торган шундый ук белешмәгә тиң.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 11:37