Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Ольга Николаевна Кондратьева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исеменнән юбилярны Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлап бүләкләр тапшырды.

 Ольга Николаевна Кондратьева ТАССРның Сарман районы Пробуждение авылында туа. Урта мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында кыр эшләрендә йөри. 1951 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Петрович Кондратьевка кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Николаевна Райпотребсоюзда, Үзәк урамдагы беренче шәһәр кибетләрендә, Кызыл Чаллы һәм Элеватор тавы бистәләрендә сатучы булып эшләгән. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, алты оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Ольга Николаевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны котлауларына С.П. Титов ис. картон-кәгазь комбинатының генераль директоры урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичевның  ярдәмчесе Николай Иванов һәм Элеватор тавы бистәсенең территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рәис Саттаров та кушылды.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 14:05