Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 78 нче Пушкин исемендәге пролицейда Ленинград блокадасын кичергән Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр. Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты. Уку йорты холлында укучылар фашист блокадасы эпизодларыннан реконструкция тәкъдим иттеләр.

"Шул авыр чорларны тасвирлаган реконструкция күрсәткәннәре өчен укучыларга һәм укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Кадерле балалар, сез Нева өстендәге шәһәрдә блокада дәһшәтен кичергән ветераннарны күрәсез. Алар үз хезмәтләре, батырлыклары белән бүген шәһәребез, республикабыз, илебез ныклап аякка бассын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр. Аларның һәркайсы – шәһәр һәм «КАМАЗ» заводы төзелеше ударнигы, без моның белән горурланабыз. Мин үзем Ленинградта, Санкт-Петербургта биш ел укыдым. Бу дөньяның иң матур шәһәрләренең берсе. Ленинград шәһәрен юк итү турындагы фашистларның планнары да шәһәр халкының һәм саклаучыларның ныклыгы, шәхси батырлыгы  нәтиҗәсендә тормышка ашмый калды. Ата-бабаларыбызның батырлыкларын истә тоту- безнең изге бурычыбыз", - диде Наил Мәһдиев.

Очрашу вакытында яшь чаллылылар блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә сораулар бирделәр. Тамара Милютина, Марианна Селиванова, Вафирә Вәлитова, Тамара Черняева үз кичерешләре белән уртаклаштылар. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, алар барысы да шәһәрнең беренче төзүчеләре.

Марианна Селиванова Ладожское күле буенча эвакуацияләнгәндә бер хатын-кызның үзенә башыннан салып җылы яулыгын бирүен искә төшерде: "Ачлыкта һәм салкында яшәсәләр дә, кешеләр нинди яхшы иде. Бу хатын бер атнадан вафат булды", - ди ул.

Вафирә Вәлитованы блокададан азат иткән вакытта аңа 15 яшь була һәм туганнарыннан беркем дә калмый. Кызны Краснодар краена озаталар һәм колхозга эшкә җибәрәләр.

Бәйрәм кунаклары хөрмәтенә сугыш чоры җырлары башкарылды.

Хәзерге вакытта Чаллыда Ленинград блокадасын кичергән 11 ветеран яши. Алар барысы да «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән. Сәламәтлекләре начар булу сәбәпле очрашуга бөтенесе дә килә алмады.

 Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 879 көн дәвам итә.

Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 17:01