Кытайның яңа 2019-nCoV коронавирусы җылылыкка сизгер һәм 65 градуста гына һәлак була ала. «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә яңа вирусның үзенчәлекләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Бу гадәти классик короновирус. Әйе, ул яңа кайбер билгеләре белән аерылып тора. Бу вирус та кайчандыр яңа иде, аннары ул адаптация узды. Вирус ОРВИ төркеменә керә, шуңа күрә йогу ысылу ОРВИныкы кебек. Ютәл, төчкерү нәтиҗәсендә, сөйләшкәндә әйләнә-тирә мохиткә вирус тарала ала, ул актив мохиттә тотрыксыз. Барлык мәгълүм булган дезинфекция чараларына һәм җылылыкка сизгер, әмма 65 градус температурада һәлак була. Әйләнә-тирә мохит предметларында вирус озак торалмый, шуңа күрә аның көнкүреш предметлары аша йогу куркынычы да бик аз. Бүген безнең барлык профилактика чаралары турыдан-туры короновируска түгел, ә хәзерге вакытта күтәрелә торган башка сулыш-тын юлы инфекцияләрен профилактикалауга юнәлтелгән. Бу кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп. Профилактика чаралары да шундый ук»,- диде Любовь Авдонина матбугат конференциясендә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 февраль 2020, 17:11