Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

12 февральдә Орган залында РСФСРның һәм ТАССРның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Халыклар дуслыгы», «Почет билгесе» орденнары кавалеры, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Гөлсабира Хәкимовага 95 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе була. Чара 15:00 сәгатьтә башлана. 

Беренче кат фойесында кунакларны «Замана» вокаль ансамбле, икенче катта «Визит» джаз оркестры каршы алачак. Концерт программасында Игорь Лерманның камера оркестры, халыкара конкурслар лауреаты Илсөяр Сөләйманова, «Яран гөл» фольклор ансамбле башкаруында юбилярның яраткан җырлары һәм көйләре яңгыраячак. Республиканың төрле шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар килүе көтелә.

Олы яшьтә булуга карамастан, Гөлсабира Мәхмүтовна элеккечә феноменаль хәтере белән шаккатыра, зирәклеге һәм тормыш сөючәнлеге белән җәлеп итә, романслар башкарырга ярата. 

Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 09:57