Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халык фикерен "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыру дәвамында исәпкә алыначак. Проектны гамәлгә ашыру принциплары турында брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов һәм ТР президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова сөйләделәр.

Ишегалды территорияләрендә юлларга һәм тротуарларга асфальт җәю, борт ташлары урнаштыру, яктыртуны торгызырга яки оештырырга, эскәмияләр һәм урналар урнаштырырга, мәйданчыкларны, шулай ук территория мөмкинлек бирсә, спорт һәм уен мәйданчыкларын төзекләндерергә планлаштыралар.

«Без программаны гамәлгә ашыру барышында халыкның фикерен исәпкә алачакбыз. Хәзер инфраструктураны булдырабыз, бер яктан бу тәүлек буе эшли торган колл-үзәкнең кайнар линиясе булачак. Икенче яктан,  оператив рәвештә тәкъдимнәр кабул итәргә һәм аларны эшкәртергә мөмкин булган сайт булачак. Әлбәттә, республикада булган «Халык контроле» һәм башка системалар эшләячәк. Без кешеләрнең йогынты ясау мөмкинлеге булсын өчен комплекслы эшләячәкбез», – дип билгеләде Наталия Фишман-Бекмамбетова.

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында эш башланды. 27 комплекста архитекторлар микрорайон халкы белән очрашты. "Бу Яр Чаллыдагы иң озын йорт. Биредә яшәүчеләр дә бик күп. Социаль инфраструктура югары дәрәҗәдә. Шул ук вакытта үзенчәлеге бар – парковкалар һәм тротуарлар юк", – дип уртаклашты 27/15 йортының шәһәр төзелеше анализы нечкәлекләре белән Наталия Фишман-Бекмамбетова. ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатлары ишегалларны яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициаторлары булып тора. Инициатива Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.


Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 13:34