Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ватанның данлы уллары» дигән строй һәм җыр шәһәр смотры узачак. Конкурс Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәренең «ЮНАРМИЯ» бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе һәм «Звезда» шәһәр хәрби-патриотик программасы кысаларында «Яшүсмер» яшүсмерләр клубы үзәге тарафыннан үткәрелә.

Конкурс берничә этапта уздырыла: 7 февральдә 15:00 сәгатьтә Комсомол районы мәктәпләре өчен 20 мәктәптә, 14 февральдә Автозавод районы мәктәпләре өчен 77нче гимназиядә 15:00 сәгатьтә; 21 февральдә Үзәк район мәктәпләре өчен 50 нче мәктәптә 15:00 сәгатьтә. Финал 26 февральдә 15:00 сәгатьтә Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбендә узачак. Районнар һәм финал җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы конкурс программасыннан соң булачак. Смотрда шәһәрнең гомуми белем бирү, кадет мәктәпләренең Яшь Армиячеләр отрядлары, 13-16 яшьлек (7-9 сыйныфлар) хәрби-патриотик клублар катнаша.

Яшь Армиячеләр отряды бүлеге тугыз кешедән тора. Парад кием формасы (бердәм), кызлар өчен аяк киеме – үкчәсез, команда эмблемасы (команда исеме, уку йорты номеры) мәҗбүри шарт булып тора. Җирәбә салу һәм конкурс программасы нигезендә бүлекләр, чиратлап, әзерлек буенча билгеләнгән биремнәрне үтиләр.

Кадет мәктәпләренең Яшь армиячеләр командалары өчен строй һәм җыр смотры 2020 елның 27 февралендә 82 нче кадет мәктәбендә 15:00 сәгатьтә үткәрелә. Бүлекләр, конкурс программасы нигезендә, чиратлап, билгеләнгән биремнәрне үтиләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы конкурс программасыннан соң булачак.

Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 14:26