Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хәзерге вакытта Haier компаниясе хезмәткәре арасында корона вирус белән авыручы юк. Бу хакта онлайн-конференция барышында "Хайер Рус" компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа сөйләде. «Чаллы – Мәскәү» телекүперенә Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова да кушылды. Сунь Чжэньхуа сүзләренә караганда, Кытай офисы хезмәткәрләре махсус программада теркәлгән, анда көн саен үз сәламәтлекләренең торышы турында билгеләр ясыйлар.

"Бүгенге көндә Чаллыда Haier компаниясенең суыткычлар, кер юу машиналары һәм телевизорлар җитештерү буенча өч заводында барысы да тәртиптә. Режим кертелде һәм көн саен тикшерүләр үтә. Авыру очраклары күзәтелми", - дип ышандырды "Хайер Рус" компаниясе генераль директоры. 

Журналистлар спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды.

Хәзерге вакытта Haier компаниясенең Чаллы заводларында 10 Кытай хезмәткәре эшли: өч кеше суыткычлар җитештерү заводында, җиде кеше кер юу машиналары заводында. Шул ук вакытта аларның берсе бүген Кытайга кайта. 2020 елның 30 гыйнварында килгән тагын ике хезмәткәр хәзерге вакытта карантинда. Алар медицина тикшерүен уздылар һәм барлык анализларны бирделәр. Әлегә алар эшкә чыкмады. 

Сунь Чжэньхуа шулай ук Чаллы заводларында профилактика чаралары турында да сөйләде. Көн саен махсус бирелгән зонада хезмәткәрләрнең температурасын үлчиләр һәм журналдагы мәгълүматларны теркиләр. Медосмотр үткәрү һәм карантин өчен кирәкле барлык нәрсәләр дә оештырылды. Җәмәгать туклануы урыннарында һәм санитар бүлмәләрдә дезинфекция режимы көчәйтелгән.

Предприятиенең барлык хезмәткәрләренә ОРВИ белән авыручы кешеләр белән элемтәгә кермәскә, массакүләм чараларда катнашмаска киңәш итәләр, чөнки коронавирус сулыш-тын юллары һәм элемтә юллары белән тапшырыла, битлек кияргә һәм еш кына кулларны юарга киңәш ителә. Килеп туган хәлгә карамастан, проектларны үстерү туктатылмый. Эш дәвам итә.

«Хайер Рус» компаниясе генераль директоры Сунь Чжэньхуа Россия һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул Haier компаниясенең шулай ук Кытайның көндәлек ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм юнәлтүен әйтте. Бу-100 мең битлек, 10 мең респиратор, 8 мең комбинезон һәм 7 мең махсус очко.

Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 15:14