Бүген Дәүләт Думасы ел саен Гомумроссия бер минут тынлык белән искә алу турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде:«Бүген без ел саен үткәрелә торган Гомумроссия бер минут тынлык турындагы закон проектын бер тавыштан хупладык. Барлык фракцияләр депутатлары ел саен, 22 июньдә, Хәтер һәм матәм көнендә – Бөек Ватан сугышы башланган көнне бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим иттеләр. Ватанны саклаучылар күрсәткән батырлыклар, тыныч киләчәк өчен корбан иткән гомерләре хакына. Фашизмның яңаруына беркайчан да юл куймас өчен. Тарихи хәтерне саклау мөһим», - диде ул.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 15:06