Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Сезнең барлык сорауларыгызга да җавап бирмичә, без китмибез!", – дип башлады чыгышын Автозавод районы башлыгы Винер Харисов. Кичә 63, 65 комплекс халкы, шәһәр җитәкчелегеннән 2019 елда эш нәтиҗәләрен һәм 2020 елга планнарны белү өчен, 42 нче яңа мәктәптә җыелдылар. Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров, шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев катнашты.

Бүген Автозавод районы территориясендә 189 мең кеше яши. 2019 елда район казанышлары арасында - 155 мең кв. метр торакны файдалануга тапшыру, 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп, "Сабантуй" балалар бакчасы, ясалма юллы футбол кыры ачу, бассейн төзелеше, йортларны, балалар бакчаларын капиталь ремонтлау. Бу хакта һәм башка бик күп нәрсәләр турында Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова искәртеп узганча, 2019 елда 40 программа гамәлдә булса, быел 50 булачак. "Безнең илкүләм проектлар старт алды, алар 12. Бу балалар бакчалары, юллар, мәдәни комплекслар төзү. Безнең нәтиҗәләр, күрсәтелек эшләребез бар! Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм Наил Гамбәр улы тырышлыгы белән шәһәрдә йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндерү эшләре бара. Бу өч миллиард сум – республика акчалары. Бүген онкологик диспансер төзелеше актив алып барыла, аны төзү 2020 елда тәмамланачак. Монда да аз акчалар түгел – 2,3 млрд сум, шуның 1 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Шулай ук стационар учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча 17 млрд сумлык биш еллык программа старт ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Эш нәтиҗәләре турында «Яшьлек-Фон» идарәче компаниясе директоры Булат Кадыйров та сөйләде. 65 комплекс йортларында чүп-чарны аерым җыю практикасы кертелгән. Кергән акчага идарәче компания территориядә утыртылачак агач үсентеләрен сатып ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык чыгышлардан соң, аның янына очрашуда катнашучылар консультациягә килде.

Оператив хәл турында 1 нче «Автозаводский» полиция бүлеге башлыгы Игорь Овсов сөйләде. Ул район халкына полиция участок уполномоченные Илнар Ибраһимовны тәкъдим итте: "Без элемтәләрне белергә тиеш", – дип шәрехләде Наил Мәһдиев һәм участковыйга шәһәрдәшләрнең проблемаларына кешечә карарга кирәклеген искәртте.

2020 елга планнар турында Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев сөйләде: «Моңа кадәр санап үтелгән башкарылган эшләр, сезнең белән уртак эшебезнең нәтиҗәсе», – дип ассызыклады ул. Наил Мәһдиев күтәргән әлеге район өчен иң актуаль темаларның берсе – алданган өлешчеләр проблемасы. Исегезгә төшерәбез, 2015 елда шәһәрдә 939 алданган өлешче бар иде. Шәһәр бу проблеманы хәл итүгә ирешә алды диярлек. Мэр билгеләп үткәнчә, район соңгы елларда сизелерлек үзгәрде. Биредә балалар бакчалары төзелә, 1224 урынга исәпләнгән мәктәп барлыкка килде.

Наил Мәһдиев җәмәгать транспорты темасын да читләтеп үтмәде. Ул бернинди проблемалар да тумаячак, автобус хәрәкәте үз эшен дәвам итәчәк, дип ышандырды. Очрашу тәмамланганнан соң, район халкы чыгыш ясаучыларны озак җибәрмичә торды һәм аларга үзләрен борчыган сораулар бирде.

Җомга, 7 февраль 2020, 15:41