Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда автобус хәрәкәте туктатылмаячак. Бу хакта бүген пресс-подход барышында Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев хәбәр итте. Шәһәрдә бүген зур сыйдырышлы автобуслар (2, 3, 11, 10, 21 26) хезмәт күрсәткән алты муниципаль маршрут бар. "Зур сыйдырышлы автобуслар "КАМАЗ" лизинг компаниясенә кайтарылу сәбәпле, әлеге маршрутларда аз сыйдырышлы автобуслар эшләячәк. Безнең тарафтан автобусларны линиягә күпме чыгарырга кирәклеге исәпләнгән  һәм шимбә көннән башлап алар эшли башлаячак", - дип билгеләп үтте Илья Зуев.

"Транспорт белән бернинди проблемалар да тумаячак, дип ышандырды спикер: "Кирәкле санда автобуслар, аны йөртүчеләр бар, алар әзерләнгән һәм иртәгәдән башлап без бу процессны башлап җибәрәчәкбез".

Хәзерге вакытта Башкарма комитет урта һәм зур сыйдырышлы автобусларны сатып алу вариантларын карый. «Без хәзер вариантлар карыйбыз, шәһәрне зур сыйдырышлы автобуслар белән тәэмин итү буенча берничә фикер бар. Шәһәребездә зур автобуслар идеясеннән берәү дә баш тартырга җыенмый. Безгә бераз вакыт кирәк булачак. Әлегә без моны хәл итәбез, аз сыйдырышлы автобуслардан файдаланырга туры киләчәк. Бу уңайсызлыклар өчен алдан ук гафу үтенәбез. Без бу хәлне тиз арада төзәтергә тырышачакбыз», – дип өстәде Илья Зуев.

Җомга, 7 февраль 2020, 11:27