2019 елның 12 аенда Яр Чаллыда 512 юл-транспорт һәлакәте булган, анда 11 кешенең гомере өзелгән һәм 627 кеше зыян күргән. Әлеге мәгълүматларны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча шәһәр комиссиясе утырышында Чаллының ЮХИДИ башлыгы Радий Кадиков җиткерде. Ул билгеләп үткәнчә, 2018 ел белән чагыштырганда аварияләр саны 10,6 %ка, яраланучылар саны 7%ка кимегән, шулай ук һәлак булучылар бер кешегә кимрәк.
![](/upload/files/user/кадиков.jpeg)
Шәһәрдә маневрлау кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 149 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, анда ике кеше һәлак булган, юл чатында йөрү кагыйдәләрен бозу белән бәйле 116 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан,
аларда өч кешенең гомере өзелгән; җәяүлеләр кичүе кагыйдәләрен бозу буенча 72 шундый очрак теркәлгән, аның нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелгән. 42 юл-транспорт һәлакәте машина йөртүчеләрнең тизлек режимын бозу белән бәйле, анда да үлем белән тәмамланган бер очрак бар. Җәяүлеләр гаебе белән 77 авария килеп чыкты, аларда биш кеше һәлак булды.![](/upload/files/user/ПДД.jpeg)
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев светофордагы стоп-линиягә чыгу, машина белән автобус полосасы буйлап үтү, тиеш булмаган урында борылу кебек юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын видеофиксацияләү кирәклегенә басым ясады.
![](/upload/files/user/зуев_2.jpeg)
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.