Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Курган өлкәсенең Моревское авылында туган Ксения Тихоновна Паколяевага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында Ксения Тихоновна Чиләбе шәһәрендә янгын сүндерү частендә эшли. Сугыштан соң туган авылына кайта. 1950 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Курган өлкәсенең Варгаши бистәсенә күчеп килә. Күп еллар көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшли, шул оешмадан лаеклы ялга чыга. Ксения Тихоновна өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Юбиляр Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте. Котлауларга микрорайонның ТИҮ рәисе дә кушылды.

Җомга, 7 февраль 2020, 16:42