Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда кичке пик сәгате вакытында җәмәгать транспортының ничек эшләвен тикшерделәр. Автобусларның эшен оештыру буенча күчмә киңәшмәне Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдиков үткәрде. Анда шулай ук  транспорт һәм элемтә бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Максим Парамонов, "Пассажирлар ташу" ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин катнашты.

Башта "Автостанция" тукталышын карадылар. Аннан соң шәһәр транспорты эшен ГЭС һәм Замелекесье микрорайоннарында,  "Пединститут" тукталышында бәяләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җәмәгать транспортын көтү буенча әлеге урыннар чаллылыларның мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә сайлап алынды.

«Безнең халык, купчелек очракта пик сәгатьләрендә, иртәнге 7дән 8гә кадәр китә алмый. Иртәнге сәгатьләрдә без автобуслар санын арттырабыз. Без иртән дә, кичен дә тикшерергә чыгабыз. Анда вахта көтүчеләp дә бар. Кешеләр күп булган участокларда без өстәмә автобуслар куябыз. Әйе, бер автобус ике тукталыш эчендә кешеләр белән тулырга мөмкин. Әмма хәрәкәт интервалы кыска - 2-3 минут, иң кубе 10 минут. Зур автобуслар йөргән маршрутларда без автобуслар санын арттырдык", - дип аңлатты Салават Ситдиков.

Моннан тыш, транспорт коллапсын булдырмас өчен, шәһәрдә 35 А яңа трамвай маршруты йөри башлады. Бүген Яр Чаллыда көн саен рейска 83 трамвай чыга. Алар көнгә 50 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.

«Пассажирлар ташу» ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта урта сыйдырышлы автобуслар сатып алу карала.

Сишәмбе, 11 февраль 2020, 19:26