Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

26 февраль көнне 34 нче мәктәптә «Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узачак. Бу юлы акция Хәтер һәм Дан елына багышланган, сынау имтиханы тарих фәне буенча булачак. Акциядә Россия Федерациясенең күпчелек субъектлары катнаша. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары балалары белән урыннарын алышачак һәм БДИның бөтен процедурасын уза алачак. Ата-аналардан тыш, бу көнне имтихан тапшыру мөмкинлеге массакүләм матбугат чаралары вәкилләренә дә бирелә. Чарада БДИда теркәлү ничек уза һәм аудиторияләрдә утырту ничек оештырыла; БДИда катнашучыларның эш урыннары нинди; имтихан үткәрү пунктында контроль үлчәү материалларын бастыру һәм сканерлау ничек бара шуларны һәм башка процедураларны күрергә мөмкин булачак.

Чарада Шәһәр Советы депутатлары, булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашачак. Сынау имтиханы тәмамланганнан соң матбугат конференциясе узачак.

Чараның озынлыгы 1,5 сәгать тәшкил итәчәк.

Сишәмбе, 11 февраль 2020, 15:02