Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстанда, федераль түләүләргә өстәп, сугыш ветераннарына бер тапкыр бирелә торган республика ярдәме турында Карар кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре барышында хәбәр итте. Биредә Татарстан Республикасы президенты Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булды, аның директоры-Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиев. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум акча биреләчәк. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәп тагын 5әр мең сум акча алачак. Шулай итеп, Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, федераль түләүләрне исәпкә алып, 100 мең сум акча алачак, дип хәбәр итә ТР президенты матбугат хезмәте.

Сишәмбе, 11 февраль 2020, 16:37