Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Алексеевич Мызин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов тапшырды.

Александр Алексеевич Белгород өлкәсенең Губкин районы Хворостянка авылында туа. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый, аннары тимер юл училищесында укый. Сугыш елларында госпитальдә эшли. 1955 елда өйләнә һәм гаиләсе белән Воронеж шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Электроника» заводында слесарь булып эшли. 2015 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Александр Алексеевич «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, III дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены, «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 13:57