«Молодежка» сериалы актеры Макар Запорожский «Нур» яшьләр үзәгендә "Кунаклар " проектының махсус кунагы булды. Ул Яр Чаллыда «КАМАЗ-мастер» спорт командасы турында «Мастер» сериалында команда пилоты Сергей Беликов ролен уйный.
Очрашу барышында Макар Запорожский актер һөнәренә ничек килүе, театрда
уйнарга яратуы турында , Россиядә
һәм АКШта кино төшерү үзенчәлекләре турында сөйләде. Татар милли ашларын татып карарга өлгерүен дә әйтеп үтте. Шулай ук Макар Запорожский «Мастер» сериалын төшерү процессында «КАМАЗ-мастер» командасының спорт йөк машинасында йөреп,
соклану хисләре кичерүе хакында сөйләде. «Мин хәтта сүз дә таба алмыйм, чөнки хис-кичерешләрем эйтеп бетергесез. Балачакта барысы да космонавт булырга тели иде, ә мин
шундый машинада чүл буенча барырга хыялландым!» –дип уртаклашты Макар Запорожский.
Очрашу ахырында кунакка «Нур» яшьләр үзәгеннән Алинә Хәйруллина ясаган
поп-арт стилендәге картина бүләк иттеләр, ә барлык теләүчеләр артист белән фотога
төште һәм автограф алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 14:31