Бүген Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм 40 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда 42740 ана капиталы сертификаты бирелгән, 36068 гаилә 13,9 млрд сумнан артык акча белән файдаланган.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 16:01