Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

20 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Многоликие Челны» VI милли мәдәниятләр китапханә фестивале узачак. Фестивальдә Яр Чаллыда яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак. Чара барышында кызыклы мәйданчыклар оештырылачак. Һәр мәйданчык тематик китап күргәзмәләре белән үрелеп барачак.

Әдәбият сөючеләр язучы, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Олег Лоншаков белән шәхсән таныша алачак. Теләүчеләр өчен ирекле микрофон эшләячәк. «Кама бизәкләре» төркеме җитәкчесе белән бергә агач бизәү һәм кисү буенча воркшопта катнашучылар бу эшнең төп алымнары белән танышачак һәм останың скульптура эшен күрә алачак. «Милли курчак» мастер-классында кул эшләре осталары Россиядә халык курчагын булдыру традицияләре турында сөйләячәкләр.

Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 16:44