14 һәм 15 мартта Яр Чаллы ИТ-паркында Бизнес-инкубаторга стартап-проектларны 41нче сайлап алу узачак. Сайлап алуда катнашу- Бизнес-инкубатор резиденты булу һәм федераль базарның эре бизнес-уенчылары белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру мөмкинлеген бирә.
Сайлап алуда PRE-SEED проектлар; MVP тесты этабында булган һәм бизнес-модельне
тикшерү белән ярдәмгә мохтаҗ булган проектлар; STARTUP проектлар,
продуктның коммерция версиясен чыгару этабында булган һәм масштаблы
ярдәмгә мохтаҗ проектлар катнаша ала.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 13 февраль 2020, 09:54