Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Шәһәр Советы даими комиссияләренең уртак утырышы узды. 2019 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап доклады белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев һәм Чаллы Контроль-хисап палатасы рәисе Татьяна Шливе чыгыш ясады.

Илья Зуев билгеләп үткәнчә, 2019 елда инвестицияләр күләме 63,5 млрд сум тәшкил иткән, төяп җибәрелгән сәнәгать продукциясе күләме – 355,5 млрд сум. Чаллыда 27,6 мең кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Тулаем территориаль продуктта аларның өлеше 33,4 % тәшкил итә, шәһәр бюджетына салым керүдә – 34 %. «Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсе 55 мең кешене эш белән тәэмин итә, ә ялланган хезмәткәрләрне исәпкә алып, шәхси эшмәкәрләрдә – 86,7 мең кеше», - диде Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы.

Кулланучылар базары өлкәсендә үсеш тенденциясе күзәтелә. Узган ел сафка бастырылган объектларның сәүдә мәйданы 17 мең кв. метрдан артык, 300 дән артык эш урыны булдырылган. 1000 нән артык урынга җәмәгать туклануы объектлары файдалануга тапшырылган. Ел саен шәһәр халкы өчен төрле юнәлештәге ярминкәләр үткәрелә. Узган ел 180 ярминкә уздырылган, шуларның 111-е -авыл хуҗалыгы ярминкәләре. Шәһәргә 418 млн сумлык 11 мең тоннага якын продукция китерелгән.

2019 елда 310 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, 28 торак йорт төзелде. Торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән. «Социаль ипотека» программасы буенча 80 мең кв.метр мәйданлы биш күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев докладчының чыгышын шәрехләп, әлеге саннарның мөһимлеген ассызыклады. Ул утырышта катнашучыларның игътибарын 2018 елда социаль ипотека буенча бары тик 400 гаилә генә үзләренең торак шартларын яхшырта алуларына юнәлтте. «Узган ел 1336 гаилә яңа фатирга күчте. Бу бик яхшы күрсәткеч. Бер ел эчендә чиратны өч тапкырга диярлек киметә алдык", - дип өстәде мэр.

Илья Зуев шулай ук Яр Чаллыда «ФОН»  компанияләр төркеме йортларында 224 зыян күргән өлешчеләр мәсьәләсенең хәл ителүен искәртте. Аннары ул социаль билгеләнештәге объектлар төзү һәм ремонтлау, юлларны ремонтлау һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Аерым алганда, быел социаль ипотека программасы буенча ике йорт, өч балалар бакчасы, Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы ясалма бозлы шугалак, Гренада паркындагы футбол манежы, биш универсаль спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла. Билгеләп үтик, тулаем алганда, шәһәр тирәлеген һәм инфраструктураны яңарту буенча федераль һәм республика программалары кысаларында, 2019 елда Яр Чаллыда 12 млрд.сумлык объектлар төзелде һәм капиталь ремонтланды.

Татьяна Шливе, үз чиратында, Контроль-хисап палатасы тарафыннан 68 контроль-аналитик чара үткәрелүен хәбәр итте. Хисап елында ведомство 57,7 млн сумлык 697 закон бозу һәм җитешсезлек ачыкланган. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча тикшерелгән оешмаларга 28 акт җибәрелгән, шул исәптән 19 акт – шәһәр прокуратурасына. Контроль-хисап палатасы эксперт-аналитика эшчәнлеге кысаларында 2019 елда Яр Чаллы шәһәр Советы карарлары проектларына һәм шәһәр бюджеты үтәлеше турындагы хисапларга экспертиза, муниципаль берәмлек бюджетының һәм финансларының аерым мәсьәләләре буенча аналитик тикшеренүләр үткәрелде.

Моннан тыш, депутатлар шәһәр Советы карарларына кертелә торган үзгәрешләрне дә килештерделәр. Каралган докладлар 2020 елның 19 февралендә булачак хисап сессиясендә тәкъдим ителәчәк.

Пәнҗешәмбе, 13 февраль 2020, 18:01