Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Нурулла Фәсхетдин улы Гыйләҗев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов исеменнән юбилярга котлаулар һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Татьяна Скибина тапшырды. Котлауларга  территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Георгий Краев та кушылды.

Нурулла Фәсхетдин улы ТАССРның Минзәлә районы Сәет авылында туа. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли, атлар карый. 1950-1954 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1954-1981 елларда СССР Эчке эшләр министрлыгының хәрбиләштерелгән янгын сагы органнарында хезмәт итә. Нурулла Фәсхетдин улы лаеклы ялга Пермь шәһәренең фәнни-җитештерү берләшмәсендә төп насос җайланмасы машинисты булып озак вакытлар эшли. 1998 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Хатыны белән 3 бала үстергәннәр, 3 оныклары бар.

Нурулла Фәсхетдин улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 13 февраль 2020, 16:37