Яр Чаллының "Форпост" яшьләр хокук саклау хәрәкәте хезмәткәрләре Россия
яшь патриотларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган
«Җиңүгә тигезләнү» халыкара слетында катнашты.
Яр Чаллыдан команда составында 82 кадет мәктәбеннән һәм ТИСБИ идарә университетыннан 5 кеше
катнашты. Беренче көнне делегацияләр очрашуы, теркәлү, слетта
катнашучыларны урнаштыру, командаларның иҗади презентациясе (визит
карточкаларын күрсәтү) булды. Чаллылылар 12,5 чакрымга марш-ыргытулар
уздылар, палаткалар шәһәрчеге төзеделәр һәм мастер-класслар уздылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 февраль 2020, 09:34