Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга эш визиты белән Татарстан Республикасы «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте төбәк бүлеге башлыгы урынбасары Илһам Мидхәтов килде. Ул Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбендә тантаналы шартларда 12 комплект «Яшь армия батырлыгы» медальләре тапшырды.

III дәрәҗә «Юнармия батырлыгы» медальләре белән Татарстан Республикасының Яшь Армия отрядлары арасында республика барабанчылар смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Шулай ук III дәрәҗә «Юнармия батырлыгы» медале белән Яр Чаллы шәһәрендә яшьармия хәрәкәтен үстерү өчен 25 нче урта мәктәп юнармия отряды координаторы Евгений Ипеев бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, Яшь Армия отрядлары арасында барабанчылар республика смотр-конкурсы Түбән Кама шәһәрендә 2019 елның декабрендә узды, аның нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы командасы Татарстан Республикасы буенча 1 нче урынны алды.

Җомга, 14 февраль 2020, 11:01