Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Атна саен приютта «остаз» социаль проекты кураторы Байсыр Ганиев җитәкчелегендә төрле әйберләр һәм эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар үткәрелә.

Һәр бала остазның сизгер җитәкчелеге астында инструментлар белән эшләргә өйрәнә. Тәрбияләнүчеләр уз куллары белән кошлар өчен  җимлекләр, брелоклар, инструментлар өчен шкафлар, бетон кулланып яктырткычлар ясый.

Мастер-класслар вакытында балалар кирәкле хезмәт күнекмәләрен һәм осталыкларын ала, мөстәкыйльлеккә өйрәнә.

Җомга, 14 февраль 2020, 11:27