Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең Комсомол районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Фаина Яковлевна Подоплелова һәм Евгения Илларионовна Бурмистрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов һәм Татарстан республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов тапшырдылар.

Фаина Яковлевна Киров өлкәсенең Черновский районы Рогачи авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда  төрле эш эшли. 1963 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы 2нче шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ире белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 14 февраль 2020, 12:02