Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы Пенсия фонды идарәсе 2019 елда эшчәнлек нәтиҗәләрен тәкъдим итте һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Киңәшмә ИТ-паркның конференц-залында узды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров катнашты.

Очрашуны Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Эдуард Фәттахов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Пенсия фонды Идарәсе 151 меңнән артык чаллылының түләвен тәэмин иткән. "Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә яшь буенча пенсиянең уртача күләме 15 136 сум тәшкил итте. 2019 елда эшләүче 46 меңнән артык пенсионерга, хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган тугыз меңнән артык пенсионерга иминият пенсияләренә алдан корректировкалау үткәрелде, барлык индексацияләрне исәпкә алып, түләү суммалары артты», – дип белдерде Эдуард Фәттахов.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров Чаллы Пенсия фонды Идарәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде: «Сезнең Идарә күп еллар дәвамында республикада гына түгел, Россия Федерациясендә дә флагман булып тора».

Наил Мәһдиев Пенсия фонды идарәсе коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәрнең социаль-икътисади күрсәткечләре турында сөйләде.

«Сез оештыру, финанс, цифрлы карарлар гына табып калмыйча, кешеләр белән аралашуда күңел, йөрәгегезне бирәсез. Мәгълүмати технологияләр, электрон сервислар, һичшиксез, хәзерге дөньяда мөһим, әмма ветеранга, пенсионерга карата яхшы мөнәсәбәтне бернинди робот белән алыштыру мөмкин түгел. Мин Чаллы халкы исеменнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә", - диде ул.

Шәһәр башлыгы җыелганнарга шулай ук якындагы елларга шәһәр үсеше буенча планнарны да җиткерде: "Быел без ишегалларын ремонтлауга керешәбез, мәдәният һәм спорт объектларын капиталь ремонтлаячакбыз, «Витязь» спорт мәктәбендә, 29 комплекслы яңа йөзү бассейнында эшләрне төгәллибез. Татар драма театры яңа бинага күчәчәк. Шулай ук 40-50 ел ремонт таләп итә торган биналар бар: Сара Садыйкова  исемендәге концерт залы, «КАМАЗ» мәдәният йорты. Ике ел дәвамында барлык хастаханәләрне ремонтларга һәм аларны җиһазландырырга планлаштырабыз», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Чара алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Җомга, 14 февраль 2020, 15:14