Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре уку йортлары җитәкчеләре, укытучылары һәм концертмейстерлары арасында  «И мастерство, и вдохновение» XIII шәһәр һөнәри осталык конкурсы башланды. Быел 4 номинациядә катнашу өчен 15 кеше гариза бирде.

Конкурсантларның һөнәри осталыкларын һәм иҗади сәләтләрен Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе вәкилләре һәм мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы белгечләре бәяләячәк.

Конкурсның беренче көнендә барлык катнашучылар да үзләренең һөнәри, тормыш тәҗрибәсен иҗади яктан күрсәттеләр. Алар өчен хезмәттәшләре, укучылары, туганнары һәм конкурста узган елларда катнашучылар җан аттылар.

Җомга, 14 февраль 2020, 15:25