Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үттеләр. Истәлекле чара, традиция буенча, бөек татар шагыйре исемендәге скверда узды.

Очрашуда Комсомол районы Башкарма комитеты вәкилләре, язучылар, урта гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм җәмәгатьчелек катнашты.

Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шигырьләре үз халкына гына түгел, бөтен планета халкына да адреслануын билгеләп үтте.

Чарада шагыйрьнең үзе язган һәм язучылар Әнвәр Шәриповның, Айрат Суфияновның, Зөләйха Минһаҗеваның геройга багышланган шигырьләре яңгырады. Композитор Рубис Зарипов Муса Җәлилнең «Җырларым» дигән җырын башкарды.

Истәлекле чара бер минут тынлык һәм герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Җомга, 14 февраль 2020, 17:15