Пәнҗешәмбе, 18 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Яшь Ленинчылар бульварын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

«Бүген нинди идеяләр бар, барысын да ачып салырга кирәк. Бульварны шәһәр халкы өчен уңайлы итәр өчен актив катнашырга кирәк. Чөнки аның белән комплекста яшәүчеләр генә файдаланмаячак", - диде Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев, катнашучыларны сәламләп.

Чаллылыларга проектны заманча проектлау остаханәсе җитәкчесе Алмаз Вәлиуллин тәкъдим итте: «Бу киңлектән бик күп кеше файдаланачак. Биредә социаль объектлар күп: мәктәпләр, балалар бакчалары, коммерция объектлары, медицина хезмәтләре үзәкләре. Болар барысы да социаль, әмма асылда кешеләр өчен гомуми мөмкинлектән файдалана алырлык киңлекләр юк. Шуңа бәйле рәвештә, безнең бурыч - яшь һәм мәнфәгатьләр аермасына карамастан, барлык кешеләр дә  файдалана ала торган  киңлек ясау. Аны уңайлы юллар белән тәэмин итергә, транспорт хәрәкәтен, парковка урыннарын оештырырга, өстәмә функциональ мәйданчыклар булдырырга гына кирәк".

Архитекторлар ял итү зоналары, төрле яшьтәге балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары, амфитеатр, күргәзмә киңлекләре, коры фонтан оештырырга тәкъдим итәләр.

Катнашучыларның һәркайсы проектка үз тәкъдимнәрен кертә алды.

Шимбә, 15 февраль 2020, 10:46