Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина «Нур» яшьләр үзәгендә яшьләр иҗтимагый оешмалары, студентлар үзидарәләре активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин да катнашты.

Парламентарий яшьләр үзәген карап чыкты, 2 нче катта капиталь ремонт ясау барышы белән танышты (үзәкне яңарту 2020 елда да дәвам итә), шулай ук үзәктә эш алып баручы иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге белән танышты.

Очрашу  барышында шәһәрнең яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары белән түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан катнашучылар белән яшьләр белән эшләү белгече, «Интеллект» клубы җитәкчесе Рәзилә Кузнецова һәм Данил Исламов тарафыннан эшләнгән тайм-киперлар кулланып эшлекле уен үткәрделәр.

«Очрашу бик ачык, җанлы һәм иркен шартларда узды. Егетләр һәм кызлар белән төрле темалар буенча фикер алыштылар: сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырудан алып яшь гаиләләргә ярдәм итүгә кадәр", - дип шәрехләде Әлфия Когогина.

Визит барышында парламентарий Дәүләт Думасы депутатының исемле стипендиясен бирү өчен «иң яхшы яшьләр оешмасы җитәкчесе» конкурсының чираттагы сезоны башлануын игълан итте. Анда катнашу өчен 35 яшькә кадәрге яшьләр берләшмәләре лидерлары, шәһәр предприятиеләрендә яшьләр белән эш алып баручы белгечләр чакырыла.

"Яшьләр инициативаларына ярдәм итү – иң нәтиҗәле кертемнәрнең берсе, дип ышанам. Нәкъ менә яшь кешеләр шәһәребез, республика, илнең киләчәк үсеше белән кызыксыналар. Бергәләп без шәһәребезне иң яхшысы итәргә омтылабыз!"– диде депутат.

Конкурс Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр Советы һәм «Заман» яшьләр үзәге тарафыннан, Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә. Җиңүчеләр предприятиедә яшьләр санына карап өч номинациядә билгеләнәчәк. Һәр номинациядә исемле стипендиянең күләме 30 мең сум тәшкил итәчәк. Яшьләр лидерлары исеменә дәгъва кылучыларга конкурсның читтән торып һәм турыдан-туры турлары, ә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Яшьләр көнен бәйрәм итү кысаларында узачак.

Шимбә, 15 февраль 2020, 11:34