Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше оештырылган. Чаллы халкы продукцияне өч мәйданчыкта сатып ала алды: «Төзүче» стадионы каршындагы Тукай яр буенда, «Южный» агросәнәгать паркы һәм Ипподром территориясендә. 11 муниципаль районнан 52 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Киләсе ярминкәләр 22 февральдә 2 ярминкә мәйданчыгында - Төзүче» стадионы каршындагы Тукай яр буенда һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узачак. Ипподром территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе «Салават Кубогы» трек ярышлары уздыру сәбәпле гамәлдән чыгарыла. Ипподромда ярминкәләр 2020 елның 29 февраленнән башлап эшли башлаячак.

Шимбә, 15 февраль 2020, 12:51