Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Антоновна Горончаровскаяга 95 яшь тулды. Валентина Антоновна Чита өлкәсенең Чернышевский районы Алиур авылында крестьян гаиләсендә туа. 13 яшендә ятим булып калгач, ике кече апаны тәрбияли. 8 сыйныфны тәмамлый. Медицина училищесын тәмамлагач, Чернышевка шәһәр хастаханәсенә җибәрелә, анда сугыш буе шәфкать туташы булып эшли.

1946 елда фронтовикка кияүгә чыга. Ире белән бергә кыз тәрбияләп үстерәләр. Лаеклы ялга 60 яшендә Казахстанның Джезказган шәһәрендә балалар йогышлы авырулар хастаханәсеннән киткән. 1994 елда Яр Чаллыга күчеп килә.
«Хезмәт ветераны» медале, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова, район ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская, «Домостроитель» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фәридә Хафизова котлады.

Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев исеменнән Валентина Антоновнага азык-төлек пакеты тапшырылды.

Дүшәмбе, 17 февраль 2020, 11:15