Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

20 мартта композитор, «Сердәш» җыр ансамбленә нигез салучы, КАМАЗ төзелеше ударнигы, «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинга багышланган «Сердәш» татар сәнгате бәйгесе узачак. Конкурста түбәндәге яшь категорияләрендәге чаллылылар катнаша ала: мәктәпкәчә яшь категориясе - 7 яшькә кадәр; кече яшь категориясе - 8 - 12 яшь; урта яшь категориясе – 13 - 17 яшь; өлкән яшь категориясе – 18 - 39 яшь; зурлар категориясе – 40 һәм аннан өлкәнрәк. Гаризалар 10 мартка кадәр dk-energetik@inbox.ru электрон почтасына кабул ителә.

Конкурс турында нигезнамә белән биредә танышырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 27 февраль 2020, 11:26