Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Гаффар Хәбибрахман улы Хәбибрахмановка 95 яшь тулды. Ул Мамадыш районының Ахман авылында туа. Гаффар Хәбибрахман улы 2 нче дәрәжә Бөек Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Совет Армиясенә һәм Флотка 30 ел», «Жуков» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

1942 елда аны Совет Армиясе сафларына алалар, 1942 елның ноябреннән алып декабренә кадәр ул Сталинградны азат итү буенча сугышларда катнаша, анда яралана. 1943 елның гыйнварында ил чикләрен якларга Ерак Көнчыгышка җибәрәләр.

1950 елда Гаффар Хәбибрахман улы туган авылына кайта, 1951 елда Мамадыш районының Лубян бистәсендә урман техникумына укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң өйләнә һәм гаиләсе белән Биклән урман хуҗалыгына күчеп килә, анда урманчы, аннары «Леспромхоз» директоры булып эшли.

1966 елда Хабибрахмановлар гаиләсе Яр Чаллыга күчеп килә. Гаффар Хәбибрахман улы лаеклы ялга чыкканчы «Горзеленхоз» организациясендә питомник директоры булып эшли. Ветеран ике бала тәрбияләп үстергән, бүгенге көндә 11 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

90 яшьлек юбилеен шулай ук Мария Николаевна Ашихмина һәм Зоя Герасимовна Федорова билгеләп үтә. Ветераннар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей медальләренә ия.

Бөек Ватан сугышы елларында Мария Николаевна Буа районының Немчиновка авылында, колхозда эшли. Сугыштан соң Буа шәһәренә күчеп килә, анда медицина училищесына укырга керә. 1950 елдан алып 1972 елга кадәр Алексеевск районының Олы полянка поселогында авыл хастаханәсендә эшли.

1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы ашыгыч ярдәм станциясендә эшли. Ветеран 2 бала тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Зоя Герасимовна Бөек Ватан сугышы елларында Чистай районының Кызыл Бор авылында туган колхозында эшли. Сугыштан соң Чистай шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, аннары урта белем бирү мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. ЗАГС бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан. Яр Чаллыга 1997 елда килә. 3 кыз тәрбияләп үстергән, 3 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән ветераннарны үзәк район башлыгы Искәндәр Галимов котлады. Котлауларга «Горзеленхоз» организациясе генераль директоры Сәлим Хәбибуллин, территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре Светлана Исаева, Зөлфия Зәйнуллина һәм Владимир Ртищев та кушылды.

Дүшәмбе, 17 февраль 2020, 17:20