Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бу ялларда, 22 һәм 23 февральдә, шәһәр ипподромында Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Салават Кубогы» на кышкы трек автомобиль ярышлары узачак. Быел алар ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Яр Чаллы шәһәренең 90 еллыгына багышлана.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насретдинов сөйләвенчә, спорт фестивале кысаларында «1400» һәм «1600» классларында треклы боз ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак. Хәзерге вакытта «Салават Кубогы»нда атнашырга 20 кеше гариза биргән, алар арасында Россиянең иң көчле узышчылары, шул исәптән Рәис Миңнеханов, Дмитрий Брагин, Айдар Нуриев, Айрат Шәймиев.

22 февральдә «1600» классында квалификация узышлары 11:40 сәгатьтә башлана, 13:00 сәгатьтә төп узышлар узачак. 23 февральдә 10:55 сәгатьтә «1400» классында квалификация узышлары старт ала, 13:00 сәгатьтә төп узышлар узачак. Ярышларны ачу тантанасы 23 февральдә 12:30 сәгатьтә була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Салават Кубогы» Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы. Катнашучылар приз фондының зур өлешен һәм старт взносларын авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшыра. Әлеге ярышлар Яр Чаллыда 1998 елдан башлап ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт күпсанлы җанатарлар һәм тамашачылар җыя.

Чәршәмбе, 19 февраль 2020, 12:53