Мы в социальных сетях

Казанда эшче яшьләрнең «Сүз белән түгел, ә эш белән!» девизы астында бишенче Республика форумы узды. Ул студент отрядларының иң яхшы вәкилләрен, командирларны, комиссарларны һәм төрле буын хәрәкәте ветераннарын җыйды. Яр Чаллыдан чарада 35 кеше - шәһәрнең һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.

Форум студентлар отрядлары традицияләрен саклауга, үстерүгә һәм арттыруга, команда составын комплекслы өйрәтүгә, аларның иҗади һәм мәдәни потенциалына юнәлдерелгән иде. Форум кысаларында мастер-класслар, семинарлар һәм дискуссияләр узды.

«Россия Студентлар отрядлары көне» ндә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Иң яхшы студентлар отряды - 2019» Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча форумның тантаналы өлеше һәм бүләкләү тантанасы узды.

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар отрядлары штабы» номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге» җиңү яулады. Шулай ук шәһәрнең студентлар отрядлары Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

«Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының «Студентлар отрядларында актив эш алып барган өчен» мактау билгесе белән шәһәр штабы методисты, Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге директоры урынбасары Егор Шуганов бүләкләнде.

Җитештерү, мәдәни һәм социаль әһәмиятле эштә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм студентлар отрядлары эшчәнлегенә актив ярдәм иткән өчен «Россия Студентлар отрядлары» үзәк штабының Мактау грамотасы белән шәһәр студентлар отрядлары штабының элеккеге комиссары Алсу Шәйхаттарова бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2015 елның 21 февралендәге 86 номерлы Указы нигезендә, ел саен 17 февральдә билгеләп үтелә торган «Россия Студентлар отрядлары көне» дәүләт бәйрәме (РСО көне) билгеләнде. Яр Чаллыда 2019 ел нәтиҗәләре буенча 1023 студент үз хезмәт җәйләрен шәһәр, республика һәм ил объектларында төзелеш, педагогика, авыл хуҗалыгы, сервис отрядлары һәм проводниклар отрядлары составында үткәрде.

Сишәмбе, 18 февраль 2020, 14:00