Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә заманча мәдәният музее ачылды. Анда Мәдияр Хаҗиев, Гайнулла Агалтдинов, Рият Мөхәммәтдинов, Виктория Егорова кебек танылган рәссамнарның картиналарын күрергә мөмкин. Күргәзмәне ачуда танылган рәссам Кристиан Апостол да катнашты. Кургэзмэдэ аның картиналары да тәкъдим ителгән.

«Мин эчке дөньяны, күренешләрне символларда тапшырырга тырышам. Мин эшләгән стиль"ассоциативный символизм" дип атала. Үз иҗатымны киңәйтү өчен мин картиналарымны киемдә  дә бастырып чыгарырга булдым", - диде ул.

Ел дәвамында 1 нче балалар сәнгать мәктәбе Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының атказанган рәссамнарының һәм 1 нче балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларның бай эшләре фонды җыйды. Музейны булдыруның инициаторы сәнгать мәктәбе директоры Альбина Шәйхулова булды.

Сишәмбе, 18 февраль 2020, 17:17